"Тылсымлы карандаш"

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Дөнья буйлап күп кенә кызыклы бәйрәмнәр үткәрелә. Менә әле 16 март көнне дә гадәти булмаган бәйрәм  – төсле карандашлар көне булды. Кем белми әйтәбез: төсле карандашлар – тылсымлы таяклар! Алар белән тылсым тудырып була!

18 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Төсле карандашлар бәйрәме уңаеннан Тылсымлы карандаш дип исемләнгән әдәби-уенлы иртә үткәрелде. Бистәнең 2 номерлы бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар карандашның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Карандашлар белән кызыклы уеннар уйнадылар, аларга багышланган шигырьләр тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International