«Гаилә архивын тапшыр» конкурсы

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасында 2021 елның 1 мартында «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы башланды. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан бай документлар коллекциясен: фотографияләр, фотоальбомнар, фонолар, видеодокументлар, шәхси документларны күрсәтү дә җитә. Бәйгене Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырды.

Конкурс ике этапта үткәрелә:

- муниципаль этап 2021 елның 1 мартыннан 19 апреленә кадәр (муниципаль архивлардан гаризалар кабул итү 2021 елның 12 апрелендә тәмамлана);

- республика күләмендә 2021 елның 1 июненнән 30 июненә кадәр.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә:

1 урын - 50 мең сум

2 урын - 30 мең сум

3 урын - 20 мең сум.

Конкурста җиңүче гаилә архивларының документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУГА саклануга тапшырылачак. Бирелгән документларга авторлык хокуклары конкурс җиңүчеләренеке булып кала.

Конкурс турында нигезләмә әлеге сылтама буенча: https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm

Килеп туган сораулар буенча 2-56-99 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International