Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халыктан сораштыру ачылды. Сораштыру күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм республика территориясендә проблемалы зоналарны ачыклау максатыннан үткәрелә.
10 декабрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының соңгы 5 зона этабы узды.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм!
2021 елның 10 декабрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Смәел авылыннан тыл ветераны Хаҗиева Нүрзидә Әхмәдулла кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
2021 елның 10 декабрендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Каенсар авылыннан тыл ветераны Гыйлмуллина Гилембану Нигмәтҗан кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
2021 елның 8 декабрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче тыл ветераны, Куныр авылында яшәүче Надыршина Резеда Әүхәтша кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Ватан Геройлары көне уңаеннан 2021 елның 9 декабрендә Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисе, Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның балалары Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында тантаналы чарада булып кайттылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бу уңайдан "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы волонтерлар арасында "ЧЕСТНЫЙ QUIZ" дип аталган интеллектуаль квиз узды.
Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларыннан берсе. Әдәбиятта ришвәтчелек темасы үз әһәмиятенә ия.