Гыйлмуллина Гилембану Нигмәтҗән кызына - 95 яшь

2021 елның 10 декабре, җомга

2021 елның 10 декабрендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Каенсар авылыннан тыл ветераны Гыйлмуллина Гилембану Нигмәтҗан кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сугыш башланганда Гилембану апага 15 яшь була. Ул яшьтәшләре белән сугышның беренче көненнән колхоз эшенә чыга. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итәләр. Пенсиягә дә Гилембану апа үзенең туган колхозыннан китә. Бүгенге көндә ветеран улы һәм килене белән ихтирам һәм муллыкта яши.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International