Надыршина Резеда Әүхәтша кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 10 декабре, җомга

2021 елның 8 декабрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче тыл ветераны, Куныр авылында яшәүче Надыршина Резеда Әүхәтша кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сугыш башланганда Резеда апага нибары 10 яшь була. Сугыш аларның иң куңелле, иң рәхәт вакытларыннан мәхрүм итә. Колхозда зурларга булышып, төрле авырлыклар куеп хезмәт итәләр. Бүгенге көндә ветеран уллары, киленнәре белән ихтирам һәм муллыкта яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International