Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре хокукый мәгълүмат сәгате үткәрделәр

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларыннан берсе. Әдәбиятта ришвәтчелек темасы үз әһәмиятенә ия.

Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «В паутине коррупции» дип исемләнгән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәче язучыларның вак түрәләрнең кимчелекләреннән көлүче, аларны югарыдагы затлар алдында куркаклыкта һәм икейөзлелектә гаепләүче, акчаны шәхси кыйммәтләрдән өстен куючы итеп күрсәткән әсәрләре белән таныштырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International