Балтачның «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Яңа ел куяны” дигән кул эшләре конкурсы узды.
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Федераль программасы кысаларында, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин берничә йортта районыбыз балалары Кыш бабай ролендә инде яратырга өлгергән депутат Кыш бабай, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбыз кураторы Камил Әсгать улы Ногаев белән Сосна авылында яшәүче Гөлчәчәк һәм Әмир Муллагалиевлар гаиләсенә яңа йорт ачкычлары тапшырды.
Бүген Россиядә Коткаручылар көне билгеләп үтелә. Янгынга каршы хезмәт – гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта халык иминлеге системасында иң мөһим компонентларның берсе.
Янгын сүндерүчеләренең үз эшләренә җаваплы һәм намус белән караулары, төрле ситуациядә салкын акылны саклап калып, дөрес карарлар кабул итә белүләре, кыю гамәлләре нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере, йөзләгән миллион сумлык матди байлык янгын телләреннән сакланып калына.
Бүген Дәүләт Советы Кыш бабае районыбызга да килеп, Яңа ел могҗизасы көтүче сабыйларны бүләкләр белән сөендерде!


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбыз кураторы Камил Әсгать улы Ногаев, бистәбездә узучы тантаналы чараларда катнашудан файдаланып, Түбән Ушма авылында яшәүче Александровлар гаиләсенә Яңа ел бәйрәме якынлашу уңаеннан, азык-төлек пакетлары, уенчыклар тапшырды.


Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон исеменнән биш һәм аннан да күбрәк балалар үстерүче гаиләләргә яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Бүген “Балтач” үзәк ял паркында районыбызның төп чыршысы утларын кабызды!
Чыршы ачылышына килгән тамашачыларны Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, тантаналы чара җыр-бию, күңелле конкурслар белән үрелеп барды.
Яңа ел алдыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Балтач районының 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 17 гаиләне азык-төлек җыелмалары белән сөендерде.
2022 нчы елның 26 декабрендэ Балтач район башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының чираттагы утырышы булып узды.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә интернет-сылтама мәҗбүри!)
Архивтан хәбәрләр