ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Яңа ел кебек серле, тылсымлы, әкияти бәйрәм җитсә, нәни “почемучкалар”ның зурларга бирер сораулары арта. “Кыш бабай белән  Кар кызы кайда яши?”, “Бүтән илләрдә дә Кыш бабай бармы?”, “Яңа ел бәйрәме ничек барлыкка килгән?” һәм башка бик күп сорауларга җавапны кайдан табарга? Әлбәттә инде, китаплардан!

НТВ телекомпаниясе «Син супер! 60+».

Проектта 60 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионерлар, төрле сәбәпләр аркасында вокал сәләтләренә ия булган туганнары һәм якыннары кайгыртуыннан мәхрүм калган (социаль яклау органнары күзәтүе астында булганнар, шулай ук гаиләләре булмаган, балалары һәм оныклары булмаган ялгыз пенсионерлар) катнаша ала.

Яңа ел алдыннан райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәү максатыннан, Балтачта бәйрәм алды ярминкәсе оештыру матур традиция буларак яшәп килә.
Шул уңайдан, быел да 29 декабрь көнне район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләячәк. Бәйрәм ярминкәсендә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре - күмәк хуҗалыклар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, мәгариф оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклану предприятиеләре - сатып алучыларга гадәттәгечә кулай бәядән беренчел продукция тәкъдим итәчәкләр. Әлеге көнне "Икмәк комбинаты" ишегалдында һәр пәнҗешәмбе оештырыла торган базар эшләмәячәк.

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Балаларның да, өлкәннәрнең дә иң яраткан, иң серле, тылсымлы бәйрәме – Яңа ел якынлаша. Хыялланыр чаклар! Берсеннән-берсе изге, матур теләкләр теләр чаклар!

Өч гном – Мырмырбай, Йокыбай, Шаянбай һәм Белоснежка өчен дә Яңа ел – зарыгып көтеп алган  бәйрәм.


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагы тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез -Энергетиклар көне белән ихластан котлыйм.

Авыл хуҗалыгы,сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре,мәктәпләр,хастаханәләрнең өзлексез эшләве,йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Хезмәтегез мактаулы да, җаваплы да.Үз эшегезгә җаваплы карап ,вазыйфаларыгызны намус белән башкарганыгыз өчен зур рәхмәт!


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасы җирле халык шикаяте буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Министрлыкның вазыйфаи затлары тарафыннан «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законны бозып, гражданның санкцияләнмәгән чүплеккә карата берничә тапкыр шикаятьләрен объектив, һәрьяклап карап тикшерү уздырылмавы ачыкланды, аның гаризаларында куелган мәсьәләләрнең асылы буенча җаваплар бирелмәгән.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы суларны саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
Торак –коммуналь хуҗалыгы предприятиесенең Зөя елгасына зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрацияләрен арттырып, юынты сулар агызуы ачыкланды.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International