Казан районара табигать саклау прокуратурасы җирле халык шикаяте буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Министрлыкның вазыйфаи затлары тарафыннан «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законны бозып, гражданның санкцияләнмәгән чүплеккә карата берничә тапкыр шикаятьләрен объектив, һәрьяклап карап тикшерү уздырылмавы ачыкланды, аның гаризаларында куелган мәсьәләләрнең асылы буенча җаваплар бирелмәгән.
Табигать саклау прокуроры карары буенча Казан шәһәре Идел буе суд районы җәмәгать судьясы тарафыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең вазыйфаи заты административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.59 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды (гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүнең билгеләнгән тәртибен бозу), гаепле затка 5000 сум күләмендә җәза бирелде.
Закон бозуларны бетерү максатыннан, табигатьне саклау прокуроры региональ башкарма хакимият органы җитәкчесенә күрсәтмә кертте. Прокурор актын карау нәтиҗәләре буенча гражданның мөрәҗәгатен хәл итү чаралары күрелде.