Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 13 апрельдә Балтач мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле әзерләгән «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» вокаль-хореографик спектакленең премьерасы булды. Спектакль нигезендә Габдулла Тукайның мәшһүр "Шүрәле" әкияте, шулай ук композитор Фәрит Яруллинның беренче татар балеты "Шүрәле"мотивлары ята. Спектакльдә «Кара урман», «Сандугач», «Алмагачлары», «Мөглифә»кебек татар халык җырлары яңгырый. Спектакль яхшылык белән яманлыкның каршылыгы, мәхәббәт көче, батырлык һәм тугрылык турында сөйли.
Балетмейстер-куючы-Казан дәүләт мәдәният институтының хореография кафедрасы доценты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагог-репетиторы — Нинель Мочалова, сәнгать җитәкчесе — Айрат Хәмитов.
Балтачлылар бу үзенчәлекле тамашаны беренче булып күрделәр. Тамашачылар барысын да татар фольклоры атмосферасына чумдырган матур костюмнарны, сәнгатьле хореографияне һәм җанлы музыкаль озата баруны сокланып каршы алдылар.
«Шүрәле " - ул спектакль генә түгел, ә чын мәдәни вакыйга. Премьера өчен мәйданчык нәкъ менә Балтач районы булуы бик символик, чөнки Балтач җире-шагыйрьнең кече Ватаны, һәм нәкъ менә монда аның әнисе җирләнгән.
Фотогалерея: https://vk.com/album-1158406_312229695