Яңа ел алдыннан райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәү максатыннан, Балтачта бәйрәм алды ярминкәсе оештыру матур традиция буларак яшәп килә.
Шул уңайдан, быел да 29 декабрь көнне район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләячәк. Бәйрәм ярминкәсендә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре - күмәк хуҗалыклар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, мәгариф оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклану предприятиеләре - сатып алучыларга гадәттәгечә кулай бәядән беренчел продукция тәкъдим итәчәкләр. Әлеге көнне "Икмәк комбинаты" ишегалдында һәр пәнҗешәмбе оештырыла торган базар эшләмәячәк. "Четверг базары"нда азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән сату итүчеләр шулай ук бистә үзәгендәге ярминкә рәтләренә кушылачак.
Шунысы игътибарга лаек: районыбызда узган ярминкәләрдә товар ассортименты бик күп һәм аның сыйфаты шик тудырырлык түгел. Ит-сөт продукциясе, казылыклар, май, сыр продуктларының бик күп төрләре, бал, камыр ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш - барысы да бәйрәм табыны күрке булырлык.
Ярминкә иртәнге сәгать җидедә башланып китәчәк. Бәйрәм алды ярминкәсенә рәхим итегез!