"Аҗаган 2.0" бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Узган атнада "Хыял" яшьләр үзәге МБУ базасында "Аҗаган 2.0"хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы уздырылды.    Ярышларда өч яшь категориясендә 50 команда катнашты.  Муниципаль уеннар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булдылар:                      

- өлкән яшь категориясендә 1 урынны "Салавыч күппрофильле лицее" МБМУ командасы алды, 2 урынны - "Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе" МБМУ командасы; 3 урынны - Норма урта мәктәбе"МБМУ командасы алды.;                                                       

- урта яшь категориясендә 1 урын - "Нуринер урта мәктәбе" МБМУ командасы, 2 урын- "Салавыч күппрофильле лицее" МБМУ командасы, 3 урын - "Балтач гимназиясе"МБМУ командасы;

- кече яшь категориясендә 1 урынны МББУ "Балтач урта мәктәбе" командасы алды; 2 урынны - МББУ "Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуван гимназиясе" командасы , 3 урынны МББУ "Балтач гимназиясе"командасы алды.         

   1 урынны алган командаларга 2026 елның 18 апрелендә Казан югары танк училищесында узачак зона этабында җиңүләр телибез.

     "Аҗаган 2.0" уены Россия Федерациясенең "яшьләр һәм балалар"милли проектының патриотик юнәлеше бурычларына тулысынча туры килә.  Өченче ел рәттән әлеге уенны беренчеләр хәрәкәте һәм Юнармия вәкилләре оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International