Бүген “Балтач” үзәк ял паркында районыбызның төп чыршысы утларын кабызды!

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген “Балтач” үзәк ял паркында районыбызның төп чыршысы утларын кабызды!

Чыршы ачылышына килгән тамашачыларны Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, тантаналы чара җыр-бию, күңелле конкурслар белән үрелеп барды.

Үзәк чыршыны ачу тантанасының иң матур мизгелләре – атлар парадын халык бик яратып күзәтте. Парадны оешма-предприятие коллективлары колоннасы дәвам итте. Бәйрәм чарасына һәр коллективның яхшы хәзерлек белән килүе, җаваплы караулары аеруча сөенечле, хезмәттә генә түгел, бәйрәм-ял чараларында да бердәмлек мөһим.

 

Видеорепортаж

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International