Балтач муниципаль районы башлыгының Коткаручылар көне белән котлавы

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген Россиядә Коткаручылар көне билгеләп үтелә. Янгынга каршы хезмәт – гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта халык иминлеге системасында иң мөһим компонентларның берсе.

Янгын сүндерүчеләренең үз эшләренә җаваплы һәм намус белән караулары, төрле ситуациядә салкын акылны саклап калып, дөрес карарлар кабул итә белүләре, кыю гамәлләре нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере, йөзләгән миллион сумлык матди байлык янгын телләреннән сакланып калына. Ләкин әле бүгенге көндә дә  янгыннар иң еш кабатланган һәм иң куркыныч техноген һәлакәтләр рәтендә кала бирә.

Әлеге киеренке хезмәтнең барысы артында да кешеләр тора. Янгын бүлегенең һәм аерым постларның шәхси составы районыбыз халкы иминлеге өчен фидакарь хезмәт куя, халыкны һәм җирлегебезне гадәттән тыш хәлләрдән, табигать бәла-казаларыннан һәм янгыннардан саклау буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны үти.

Районыбызның янгынга каршы көрәш хезмәте коллективларын һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре – Коткаручылар көне белән котлыйм!Сезнең көндәлек авыр хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, хезмәттә җаваплы һәм уяу булуыгыз, катлаулы минутларда күрсәтелгән ышанычлы һәм хәлиткеч гамәлләрегез күпме гомерләрне саклап кала. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, чыдамлык һәм түземлек телим!

 

Балтач муниципаль районы башлыгы                        Р.Р. Нотфуллин

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International