Яңа ел алдыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Балтач районының 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 17 гаиләне азык-төлек җыелмалары белән сөендерде. «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бик теләп гаиләләрдә булып, депутат исеменнән бүләкләр тапшырдылар, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
Илья Светославовичка районыбыз балаларына шатлык китергәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.