"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль программасы кысаларында Балтач районы гаиләсе яңа йорттан ачкычлар алды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Федераль программасы кысаларында, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин берничә йортта районыбыз балалары Кыш бабай ролендә инде яратырга өлгергән депутат Кыш бабай, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбыз кураторы Камил Әсгать улы Ногаев белән Сосна авылында яшәүче Гөлчәчәк һәм Әмир Муллагалиевлар гаиләсенә яңа йорт ачкычлары тапшырды.

Узып баручы елыбыз да район тормышы өчен үзгәреш-яңалыкларга бай ел булды, төзекләндерү төзелеш эшләре гөрләп барды. Күркәм нәтиҗәләрнең нигезендә бердәмлек, тырышлык ята. Муллагалиевлар гаиләсенең яңа йорт нигезе дә "Мелиорация" оешмасы хезмәткәрләре тырышлыгы һәм "Сосна" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең бердәм уртак көче белән сафка бастырылган. Яшьләргә йорт найм шартнамәсе нигезендә бирелә.

Җитәкчеләребез яшь гаиләнең шатлыгы белән уртаклашып, яңа нигезгә иминлек, тынычлык теләделәр. Җылы, бәрәкәтле йортта куанып сабыйлар үссен, еллар икмәкле, бәрәкәтле булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International