Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
2023 нче елның 18 январендә 10.30 сәгатьтә Борнак авыл клубында дүртенче чакырылыш Борнак авыл җирлеге Советының унтугезенчы утырышы узды. Утырышта Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирзянов Наиль Нургаяз улы, авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Шамиль Миннеахмат улы, Борнак авыл җирлеге депутатлары, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.
2023 елның 6-17 февралендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты " өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә умартачыларның квалификациясен күтәрү буенча «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча 72 сәгать күләмендә укыту уздырылачак.
2023 елның 17 гыйнварында район башкарма комитеты башлыгы Айдар Фоатович Хайрутдинов, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында Балтач муниципаль районы социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды.
2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Барлык халык вәкилләре арасында ихтирамлы диалог - бәяләп бетергесез байлык
Бу уңайдан музейда "Халыклар дуслыгы" дигән темага Марий Эл һәм Татарстан Республикасы арасында диалог оештырыла. Мари Республикасының Марий Эл Республикасының Мари – Турек бистәсеннән Мари-Турек районының «община «Ошмарий-Чимарий» җирле дини оешмасы җитәкчесе Иванов Григорий Серафим улы һәм Балтач муниципаль районының Мари җәмгыяте җитәкчесе Максютов Валентин.
22 нче гыйнварь көнне Чепьяда Рафаэль Садыков истәлегенә багышланган "МДСУ-1" призына хоккей ярышларының финал өлеше узды. Карадуган,Чепья һәм Норма авыллары үзара уйнап матур уеннар күрсәтте.
2023 нче елның 19 январендә 13.00 сәгатьтә Смәел авыл китапханәсендә дүртенче чакырылыш Смәел авыл җирлеге Советының унҗиденчы утырышы узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Рифнур Гайнан улы, “ Смәел” ҖЧШ директоры Шакиров Илһам Мансур улы, Смәел авыл җирлеге депутатлары, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.
"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүдә зур көч куя. Күптән түгел клуб хезмәткәрләре Балтач районы буенча "ТачБал" дип аталган интеллектуаль уен уйлап тапты. Аның беренче зона этабы декабрьдә булды. Икенче этабы Шеңшеңәр авылында 20 гыйнвар көнне үтте. Әлеге уенда Смәел, Нөнәгәр, Яңгул, Шеңшеңәр мәктәпләреннән килгән укучылар көч сынашты һәм Нөнәгәрлеләр - 3 нче, Яңгул һәм Шеңшеңәрлеләр - 2 нче, Смәелләр 1 нче урынга лаек булды. Катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм "Смәел алтыннары" командасын финал уенында көтеп калабыз
22 гыйнвар көнне Югары Шубан авылында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Шубан авыл җирлеге Советы утырышы булды. Утырышта түбәндәгеләр катнашты: район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С., җирлек депутатлары, оешма җитәкчеләре , авыл старосталары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары хезмәткәрләре, клуб, китапханә, ФАП, мөдирләре, хатын-кызлар советы, ветераннар советы җитәкчеләре.
Моннан нәкъ 79 ел элек - 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград камалыштан чыга. Илебезнең икенче башкаласы булып саналган Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көнгә камалышта кала.