22 гыйнвар көнне Югары Шубан авылында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Шубан авыл җирлеге Советы утырышы булды. Утырышта түбәндәгеләр катнашты: район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С., җирлек депутатлары, оешма җитәкчеләре , авыл старосталары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары хезмәткәрләре, клуб, китапханә, ФАП, мөдирләре, хатын-кызлар советы, ветераннар советы җитәкчеләре.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Шубан авыл жирлеге башлыгының 2022 елдагы эшләгән эшләренә отчёты һәм 2023 елга куелган бурычлар.
2. Шубан авыл жирлегенең 2022 елга бюджет үтәлеше турында отчеты .
3. Участок полициясе Гильмуллин В.Р.ның еллык эшләренә отчёты.
4. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Шубан авыл җирлеге Советының кайбер карарының үз көчен югалтуын тану турында