25 гыйнвар көнне «Волонтер» үзәге активистлары «Кышын кошларны ашат» акциясе үткәрделәр.
Динозаврлар – берьяктан куркыныч, икенче яктан кызыклы җан ияләре! Алар юкка чыкканнан бирле ничә миллион ел үтте, ләкин алар белән кызыксыну бер дә кимеми, арта бара гына.
24 гыйнвар көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «Матур да соң китап дөньясы!» («Как прекрасен мир книг!») дигән исем астында библиографик сәгать үтте. Балтач гимназиясенең 1-А сыйныфы укучылары китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар; татар, рус чит ил әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җавап таптылар.
25 гыйнвар көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре “Арча агросәнәнать һөнәри көллияте” студентлары өчен “Брумбол” уены үткәрде. Уен Студентлар көненә багышлап уздырылды.
Агымдагы елның 19 гыйнварында Сасна авыл җирлеге Советы утырышы уздырылды.
Утырыш эшендә барлыгы 25 кеше катнашты
"Факел" яшьләр яшүсмерләр клубында бүген, ягъни 23 гыйнвар көнне Мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырылып, эшче яшьләр арасында уздырылучы "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының беренче зона этабы үтте. Уенда өч команда катнашты.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү
"Россельхозбанк" АҖ авыл халкы өчен кулланучылар кредиты шартларының үзгәрүе турында хәбәр итә.
2023 елда Балтач үзәк хастаханәсе бала тудыру бүлегендә тәүге сабыйның әти-әнисен, Зур Лызи авылында яшәүче Алина һәм Дмитрий Мухиннар гаиләсен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район үзәк хастаханә җитәкчесе урынбасары Рашит Шәфигуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова һәм хастаханә хезмәткәрләре тәбрикләде. Мухиннар гаиләсенә матур теләкләрен юллап, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
2023 елның 2 маена кадәр 3-НДФЛ декларациясен бирегез