Сасна җирлеге яңалыклары. Авыл җирлеге советы утырышы узды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Агымдагы елның 19 гыйнварында Сасна авыл җирлеге Советы утырышы уздырылды.
    Утырыш эшендә барлыгы 25 кеше катнашты
1.    8 авыл җирлеге депутаты.
2.    Балтач районы прокуроры ярдәмчесе г. м. Галиуллина, Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, мөдире.китапханәләр, завод.клуб, ветераннар Советы Рәисе, хатын-кызлар советы рәисе, полициянең участок уполномоченные, мәчет имамы һәм җирлек активы.  
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:
1.    Сасна авыл җирлеге башлыгының 2022 елдагы эш нәтиҗәләре, шул исәптән гражданнарның үзара салымнан файдалану һәм 2023 елга бурычлар турында хисабы.
2.    Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Сасна авыл җирлегенең 2022 елгы бюджеты үтәлеше турында хисап.
3.    Балтач районында Сасна авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча район программаларының үтәлеше торышы һәм полициянең участок уполномоченныеның 2022 елгы эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат.
4.    Төрле сораулар турында сөйләшү.
  
Чыгу:    
1.    Авыл җирлеге башлыгы-Габдрахманов Р. Ф.
2.    Полициянең участок уполномоченные-Фәйзрахманов Н. Н.
3.    Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары-Сабирҗанов Н. Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International