2023 нче елның 19 январендә 13.00 сәгатьтә Смәел авыл китапханәсендә дүртенче чакырылыш Смәел авыл җирлеге Советының унҗиденчы утырышы узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Рифнур Гайнан улы, “Смәел” ҖЧШ директоры Шакиров Илһам Мансур улы, Смәел авыл җирлеге депутатлары, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.