Балтач муниципаль районы социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

        2023 елның 17 гыйнварында район башкарма комитеты башлыгы Айдар Фоатович Хайрутдинов, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында Балтач муниципаль районы социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды. 

         Учреждениеләрнең 2022 елдагы эшчәнлеге турындагы отчет җыелышы  актив рәвештә узды. 

         Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина 2022нче елның эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга куелган  бурычлар белән таныштырды. Милли проектларны тормышка ашыру һәм балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәрьяклап социаль ярдәм күрсәтү төп эш юнәлешләре булып тора.

       Узган ел башкарылган эш һәм яңа елга төп планнар белән «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева  һәм  13 нче бүлек мөдире  Фатима Галимова сөйләде.

     Җыелышта район башкарма комитеты башлыгы Айдар Фоатович Хайрутдинов социаль өлкә хезмәткәрләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аерым рәхмәт сүзләрен инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев һәм Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе (пенсионерлар) Рифат Абдуллин җиткерде.

     Җыелыш «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яшь хезмәткәрләренә  бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International