ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Нияз һәм Диләрә Әлмөхәммәтовлар беренче номер астында никах төзү турындагы актлар язмасына кул куйдылар. Бүлек хезмәткәрләре беренче дәүләт документы - никахлашу турында таныклык тапшырдылар һәм яшь парларга ныклы сәламәтлек, тынычлык, мәхәббәт һәм озак еллар бергә гомер итүләрен теләделәр. 

2023 нче елның 19 нче гыйнварында Югары Субаш авыл җирлегендә дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе булып узды. Анда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, җирлек башлыгы Хөснетдинов Азат Альберт улы, җирлек депутатлары, мәктәп директорлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Югары Субаш авыл җирлеге халкы катнашты.


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 нче елның 19 январендә 13.00 сәгатьтә Бөрбаш авылы клубында Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Галимуллин рәислегендә дүртенче чакырылыш Бөрбаш авыл җирлеге Советының унтугызынчы утырышы узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Ильшат Солтан улы, Бөрбаш авыл җирлегенең участок инспекторы Р.Ш.Валиев, Бөрбаш авыл җирлеге депутатлары, һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

18 гыйнварда Яңгул авыл җирлеге Советының хисап утырышы булды. 

18 январьдә Балтач гимназиясендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары белән иҗади очрашу узды. Артистлар "Бию пәрие", "Мәхәббәт FM" һәм "Җанкисәккәем" спектакльләреннән өзекләр уйнады. 

18.01.2023 12.40 сәгатьтә Балтачның "Форпост" үзәге отряды әгъзалары, яшүсмерләр һәм волонтерлар белән "Терроризм нәрсә ул", "Заманча терроризм формалары - Уяу бул",  "Экстремизмга –юк!" һәм "Имин интернет"  дигән видеолар карап әңгәмә үткәрделәр.

2023 елның 18 гыйнварында 13.00 сәгатьтә «Форпост» отряды әгъзалары һәм Салават күппрофильле лицее волонтерлары белән һәйкәлгә якын-тирә территория чистартылды, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар исемнәре язылган постаментлардан кар алынды.

13нче  гыйнвар көнне «Балтач " ял паркы шугалагында, «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач районы предприятия, организация һәм учреждениялар арасында «Керлинг» олимпия төре ярышын үткәрде.

 18 гыйнвар көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Балтач районы башкарма комитеты һәм район Советы хезмәткәрләре арасында Брумбол уены үткәрде.

Бүген православие дөньясы Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Качману -ул рухи яңаруны һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерүне чагылдыра.

Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз! 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International