2023 нче елның 19 нче гыйнварында Югары Субаш авыл җирлегендә дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе булып узды. Анда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, җирлек башлыгы Хөснетдинов Азат Альберт улы, җирлек депутатлары, мәктәп директорлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Югары Субаш авыл җирлеге халкы катнашты.
Сессия узган елга йомгак ясады, җирлек башлыгы отчетын, УУП М.Н. Зариповның йомгаклау отчетын, Субаш мәдәният йорты мәдәният йорты мөдиренең Фаезов Х.Р. отчетын тыңладылар.