18.01.2023 12.40 сәгатьтә Балтачның "Форпост" үзәге отряды әгъзалары, яшүсмерләр һәм волонтерлар белән "Терроризм нәрсә ул", "Заманча терроризм формалары - Уяу бул", "Экстремизмга –юк!" һәм "Имин интернет" дигән видеолар карап әңгәмә үткәрделәр.
Чара террорчылыкны профилактикалау, лекцияләр, әңгәмәләр уздыру, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләрен яктырту белән хезмәткәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлату өчен максатчан тәрбия эше өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелде.
Барлыгы 68 кеше катнашты.
