Балтач гимназиясендә камаллылар белән иҗади очрашу

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 январьдә Балтач гимназиясендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары белән иҗади очрашу узды. Артистлар "Бию пәрие", "Мәхәббәт FM" һәм "Җанкисәккәем" спектакльләреннән өзекләр уйнады. Камаллылар шулай ук музыкаль номерлар башкардылар, шигырьләр укыдылар һәм   бәйгеләр оештырдылар. Чараны Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Очрашуда 100дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International