ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Арбор авылында  яшәүче Хәсәнова Мәгъсүмә Хәсән кызына  18 июнь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья  авыл җирлеге башлыгы   Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыяте рәисе  Хәмит Баязитовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

18 июнь көнне – наркотикларга каршы айлыгы кысаларында  «Наз» үзәге белгечләре һәм “Волонтер” оешмасы активистлары белән берлектә Балтач районындагы җәйге ял итү “Романтик”  лагерендагы балалар өчен  “Сәламәт буласың килсә!” исемле профилактик чара уздырылды. 4 станцияда йөреп,  балалар үзләренең тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотикларга карата үзләренең тискәре карашларын күрсәттеләр, начар гадәтләр белән көрәшү, аларны булдырмау буенча белемнәре белән бүлештеләр.

Волонтерлар тарфыннан сәламәт яшәү рәвеше буенча, “Сак булыгыз – ачык тәрәзәләр һәм балалар!” кебек  буклетлар таратылды. Шулай ук барлык ял итүче балаларга бүләкләр тапшырылды.

18нче июньдә Смәел авыл китапханәсе “Кояшкай” лагере балалары белән “Бәхетле балачак” исеме астында күңелле уеннар үткәрде.Уеннар  кызыклы темаларга сораулар бирү, табышмаклар белән үрелеп барды.

18нче июньдә Смәел авыл китапханәсе “Кояшкай” лагере балалары белән “Бәхетле балачак” исеме астында күңелле уеннар үткәрде.Уеннар  кызыклы темаларга сораулар бирү, табышмаклар белән үрелеп барды.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә Хөкем йорты тантаналы рәвештә ачылды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан лидеры билгеләп узганча, район үзәгендә мөһим объект пәйда булды, анда федераль һәм җәмәгать судьялары, шулай ук суд приставлары эшләячәк

Муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына 3 нче чакырылыш депутатлар сайлаулары көне 2015 елның  13 сентябренә билгеләнде.

 Әлеге карарлар белән тулырак “Территориаль сайлау комиссиясе” разделында танышырга була.

 

15 июнь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә Түнтәр урта мәктәбе каршында эшләүче җәйге лагерга йөрүче балалар белән “Китап – белем чишмәсе” дип исемләнгән блиц-турнир үткәрдек. Бу сорау-җавап бәйгесендә китап сөюче дусларыбыз бик актив катнаштылар. Максатыбыз – китап укучыларның интеллектуаль сәләтен үстерү, китап турындагы белемнәрен барлау һәм китап укуга кызыксыну уяту иде.


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе

     15 июнь  көнне Балтач “Наз” үзәге белгечләре, волонтерлар белән Яңгул җирлегендә үткән балалар Сабантуенда юлда йөрү иминлеге буенча “Юл кагыйдәләрен бел һәм бозма!” исемле акция үткәрделәр. Акция “мозговой штурм” белән башланып китте һәм балалар ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләре буенча 5 төрле станцияда төрле уеннар уйнадылар, мәсъәләләр чиштеләр. Чара дәвамында Балтач автомобиль инспекциясе исеменнән балаларга китаплар, буклетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

     “Наз” үзәге белгечләре барлык килгән кунакларга җәй көннәрен файдалы үткәрү, янгын куркынычсызлыгы һәм №442 Федераль закон буенча буклетлар таратты.


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Кичә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миӊнеханов үткәргән видеоҗыелышта Марат Әхмәтов Балтач районнын күп юнәлешләр буенча мактап узды, бигрәк тә сөт җитештерудә даими лидерлар сафында баруыбызны билгеләде
Бөрбаш авыл җирлегендә 2015 елда җыелган үзара салым һәм 3 нче кварталында республика казнасыннан киләчәк өстәмә финанслау акчасы хисабына юлларны төзекләндеру: Бөрбаш авылының З.Хафизов, Ф.Шакирова урамнары, Алан авылының Советская, Школьная урамнары; Бөрбаш авылында Сабантуй мәйданын төзекләндерү, мәйданга килә торган юл, купер, басма салу, күл ясау; Бөрбаш авылындагы “Мәрхәб”, “Юныс”, “Камилә”, Бөрбаш Сәрдегәне авылындагы “Байлар”, “Сәйфулла” чишмәләрен төзекләндерү; Бөрбаш Сәрдегәне авылы зиратын төзекләндерү эшләре алып барыла. Авыл урамнарына барлык таләпләргә туры китереп таш юл җәелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International