Безнеӊ табигать шартларында кырларга мул ашлама кертмичә югары уӊыш алу мөмкин түгел.
Минераль ашламаларны сатып алу өчен финанс средстволарыныӊ кысылган булуы аркасында кырларга органик ашламаларны чыгару аеруча игътибар сорый. Ел башыннан район буенча кырларга 524 меӊ 216 тонна органик ашлама чыгарылган, шуныӊ 70 меӊ тоннасы ноябрь аенда. Иӊ күп ашлама чыгарган хуҗалык ул - «Сосна», бу хуҗалык кырларына 57700 тонна органик ашлама озатылган. «Игенче» хуҗалыгы исә 40170 тонна ашламаны кырларга керткән. «Кызыл юл», «Алга», «Арбор», «Борнак», «Уӊыш» хуҗалыкларында чыгарылган органик ашламаныӊ күләме 20 меӊ тоннадан ким.
Хөрмәле райондашлар!
Балтач районы үзәк китапханәсендә һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә 14.00 сәг.тән – 16.00 сәгатькә кадәр “Күңел җәүһәрләре” исемендә бәйләү түгәрәге эшли башлады. Ленура апа Сафина һәр теләгән кешене бәйләү серләренә өйрәтә.
Хөрмәтле әдәбият сөючеләр!
“Факел” яшүсмерләр клубында район үзәк китапханәсенең күчмә китапханәсе эшли башлады. Татар һәм рус телендә әдәби китаплар укырга, газета-журналлар белән танышырга Сезне көтеп калабыз!
Безнең эш көннәре:
Сишәмбе, пәнҗешәмбе
16.00 сәг. – 19.00 сәг.
Смәел мәдәният йортында авыл хезмәтчәннәрен олылау һәм татар халкының моңлы җырларын халыкка яңадан кайтару максатыннан “Җырым сиңа газиз халкым!” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән әлеге концертта авыл җирендә һәр тармакта хезмәт куючы профессия вәкиленә мәдхия җырланды, аларга багышлап котлау сүзләре әйтелде, татар халкының моңлы җырлары башкарылды, дәртле биюләр тәкъдим ителде.
Смәел мәдәният йортында яшьләр белән Көзге бал кичәсе үткәрелде.Кичәбез җыр-биюләргә, шаян конкурслар белән бәйләнеп барылды. Яшьләр көзге нигъмәтләрдән табын әзерләү осталыкларын күрсәттеләр.