Кырлар ашлама сорый

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Безнеӊ табигать шартларында кырларга мул ашлама кертмичә югары уӊыш алу мөмкин түгел.  

Минераль ашламаларны сатып алу өчен финанс средстволарыныӊ кысылган булуы аркасында кырларга органик ашламаларны чыгару аеруча игътибар сорый. Ел башыннан район буенча кырларга 524 меӊ 216 тонна органик ашлама чыгарылган, шуныӊ 70 меӊ тоннасы ноябрь аенда. Иӊ күп ашлама чыгарган хуҗалык  ул -  «Сосна», бу хуҗалык кырларына 57700 тонна органик ашлама озатылган. «Игенче» хуҗалыгы исә 40170 тонна ашламаны кырларга керткән.  «Кызыл юл»,  «Алга»,  «Арбор», «Борнак», «Уӊыш» хуҗалыкларында чыгарылган органик ашламаныӊ күләме 20 меӊ тоннадан ким. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International