ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Янгул мәдәният йортында бәйрәм ялларында төрле чаралар үтте.      

Төрле категория узешчәннэр көче белән әзерләнгән " Куңелле ял итегез" дип исемләнгән концертны тамашачы аеруча жылы кабул итте.

14 нче ноябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кукмара районы  һәвәскәрләренең зур концерты булып узды. 


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Смәел авыл китапханәсендә яңа гаммәви эш формасы - талантлар аукционы үткәрелде.Аның барышында 2-4 сыйныфларда белем алучы балалар хәтердән шигырь ,әкиятләр сөйләп  үз талантларын күрсәтеп, аукционга куелган призларга ия булдылар.

Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен «Скандинавская ходьба» дигән яңа дәвалану төрен  үткәрделәр.

Балаларның каникулларын файдалы итеп үткәрү максатында, 7 ноябрь көнне  Янгул мәдәният йортында       "Табышмак кичәсе" үтте. Соңыннан әлеге кичә турында мәгълүмат балаларның мәдәни көндәлегенә дә язылды.
6 ноябрь көнне Ор авыл клубында үзешчәннәр көче белән бик бай эчтәлекле авыл тормышын,аның халкының көнкүрешен. мәдәниятен чагылдырган " Без килмәдек мени яшьнәргә? " дип исемләнгән музыкаль тамаша күрсәтелде.
8 ноябрь көнне Кенәбаш авылы клубында укучылар һәм яшьләр өчен " Көзге көннәрне ямьләп, бәйрәм итик бергәләп!" дигән бәйрәм кичәсе узды. Кичәдә торле уеннар җырлар белән аралашып барды. Бәйрәм ахырында төрле номинацияләр буенча грамоталар тапшырылды.

11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Хезмәт алдынгыларына багышлап 4 ноябрь көнне Көшкәтбаш авыл клубында "Алтынга тиң сез тудырган хезмәт" дип исемләнгән кичә узды.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

12 ноябрь көнне Чепьяда «Труд» хуҗалыгы базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зона семинары үткәрелә. 

Көн тәртибендә бер мәсьәлә — 2016 ел кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне оештыру. Бу хуҗалыкта җир эшкәртү, терлек азыклары хәзерләү, урып-җыю өчен кирәкле барлык төр техниканы юып-чистартып, тиешле таләпләренә җиткереп кышкы саклауга куйдылар. Кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән мастерскойда, квалификацияле механизаторлардан торган бригада хәзер аларны ремонтлау белән шөгыльләнә. Республиканың Теләче, Арча, Мамадыш, Кукмара, Саба районнарыннан киләчәк делегацияләр алдында кызарырга туры килмәс, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженер-техник тәэминат буенча белгече Ришат Нуриев.

Кышлату чорында  мул сөт сату хуҗалыкныӊ яшәешен  уӊай тәэмин итү дигән сүз, чөнки бу вакытта игенчелек яисә башка тармактан керә торган керемнәр чикле. 

Ә хуҗалыкны һәр көн саен алып барырга кирәк. Бу очракта сөтне җитештереп, уӊай бәядән сату иӊ кулае икәне һәркемгә мәгълүм. Бүгенге көӊдә районда ике хуҗалык, «Дуслык» һәм «Татарстан» 10 меӊ кг.нан артык сөт саталар. Беренчесендә бу сан 11420 кг. булса, икенчесендә 10220 кг. 10 меӊчеләр сафына керергә «Кызыл юл»лыларга бары  50 кг. сөт җитеп бетми, алар 9950 кг. сөт саталар. 8 меӊ кг. сөт сату чиген 3 хуҗалык – «Игенче», Тимирязев исемендәге һәм «Бөрбаш» хуҗалыгы узды. Калган хуҗалыкларга аларны куып җитү өчен һәйран тырышырга кирәк әле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International