Сөт сатсаӊ яшәргә була

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Кышлату чорында  мул сөт сату хуҗалыкныӊ яшәешен  уӊай тәэмин итү дигән сүз, чөнки бу вакытта игенчелек яисә башка тармактан керә торган керемнәр чикле. 

Ә хуҗалыкны һәр көн саен алып барырга кирәк. Бу очракта сөтне җитештереп, уӊай бәядән сату иӊ кулае икәне һәркемгә мәгълүм. Бүгенге көӊдә районда ике хуҗалык, «Дуслык» һәм «Татарстан» 10 меӊ кг.нан артык сөт саталар. Беренчесендә бу сан 11420 кг. булса, икенчесендә 10220 кг. 10 меӊчеләр сафына керергә «Кызыл юл»лыларга бары  50 кг. сөт җитеп бетми, алар 9950 кг. сөт саталар. 8 меӊ кг. сөт сату чиген 3 хуҗалык – «Игенче», Тимирязев исемендәге һәм «Бөрбаш» хуҗалыгы узды. Калган хуҗалыкларга аларны куып җитү өчен һәйран тырышырга кирәк әле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International