Нәҗипов Габделгани Нәҗип улына 9 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

 Алан авылында  яшәүче Нәҗипов Габделгани Нәҗип  улына 9 ноябрь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш  авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, хәрби комиссия бүлеге җитәкчесе Васыйл Вәлиев, җаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» җәмгыятенең идарәчесе Миннегали Шакировлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны, хәрби комиссия бүлеге һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Габделгани абый тормышыбызның иминлеген, тынычлыгын саклаучы, чәчәк кебек вакытында ут эчендә ил өчен көрәшеп, җир йөзенә  яшәү яме бүләк итүче, мөхтәрәм кешеләрнең берсе.

    Сугыш беткәннән соң гомере буе колхозда эшләгән. Бүгенге  көндә улы семьясында яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International