ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь - Бөтендөнья Балаларны яклау көне! Безнең эшчәнлегебездә дә балалар зур урын алып тора. Балалар безне яңадан яңа үсешләргә,үзгәрешләргә этәрә, Балалар-безнең тормышыбыз чәчкәләре! Арбор мәдәният хезмәткәрләре,китапханәче шул хөрмәттән балаларга чын бәйрәм- Сабантуй үткәрделәр. Бәйрәм чын дәрәҗәсендә зурларныкыннан ким булмады: капчык киеп йөгерү,капчык сугышлары,йөгерү, таяк тартыш, чүлмәк вату, әйбер кисү,хәтта тәм-том сатучы кибет тә бар иде.Бәйрәм гадәттәгечә җырлар, шигырь сөйләү, биюләр белән үрелеп барды

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркында балалар өчен бәйрәм чарасы үтте.


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

29 нчы май көнне Арбор авылында гөрләтеп Әрәпә җыю узды. Китапханә белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре бөтен авылны йөреп, һәр йортка туктап, матур җырлар җырлап,биеп Сабантуйга әйбер җыйдылар. Авыл халкы бик актив катнашты, бер генә бүләк бирмәгән йорт та калмады. 

Районыбызның мәдәният учакларында территорияләрне чистарту, яшелләндерү һәм чәчәкләр үстерү буенча эш туктамый. Борнак мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу эшкә бик җаваплы карап, кызлар өчен өр яңа һөнәр үзләштерделәр!  

Борнак мәдәният йорты һәм китапханә  хезмәткәрләре бергә  милли бәйрәмебез Сабантуйга сөлге җыю (әрәпә җыю) йоласын башкаруы матур булды.

1 июнь көнне Пыжмара авыл китапханәсендә Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән яңа китапларга күзәтү үткәрелде, төрледән-төрле күңелле уеннар оештырылды.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркында балалар өчен бәйрәм оештырылачак.

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.

Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Балтач районы 2016 ел Сабан туе бәйрәменең программасы

25 май – Россия паспорты көне уңаеннан, Балтач ГХАТ бүлегендә гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 30 май көнне танталы рәвештә 11 яшь балтачлылырга паспорт тапшырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International