ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 ел - Татарстанда су саклау зоналары елы буларак,  Куныр № 12 филиал китапханәсе, Куныр авылы “Карлыгач” балалар бакчасы белән берлектә, 3-7 яшькәчә балалар белән “Үткәнгә сәяхәт” дигән экскурсия ясады. Балалар Каратау елгасына барып ял итте, күңелле уеннар уйнадылар, елганың барлыкка килү тарихын тыңладылар.

8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне

 

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Сезне чын күңелемнән бәйрәмегез белән кайнар котлыйм.

Хезмәтегезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен ни дәрәҗәдә кирәклеген халыкка аңлатып торасы юк. Юкка гына сезне “күңел яраларын дәвалаучылар” дип атамыйлардыр. Киң күңелле, игътибарлы булуыгыз, кеше хәленә керә белүегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗлар кыенлыкларны җиңеп чыга һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяна. Ярдәмчел, тырыш булганыгыз өчен олы рәхмәтләремне белдерәм, һәрбарчагызга озын гомер, бәхет, сәламәтлек, уңышлар телим.

Берничә көн элек район башлыгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре белән терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышу уңаеннан кырларда киңәшмә уздырган иде. “Бөрбаш” җәмгыятендә булганнан соң Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов бертөркем җитәкчеләрне авыл җирлегегендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Төп игътибарны халыктан җыелган үзара салым акчасына төзекләндерелгән юллар һәм иганәчеләр ярдәме белән яңартылган чишмәләр җәлеп итте.

 Язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешеп, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән алдынгы механизаторларның исемнәре һәм башкарган техникасы белән эш күләме (гектарларда).

4 июнь иртәсендә бәйрәм рухы тальян гармун моңнарында, бизәлгән атларның көмеш кыңгыраулары чыңында яңгырады. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, берсеннән-берсе кызык уеннар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Райондашларыбыз, кайткан кунаклар «Сабантуй» спорт һәм ял паркында бәйрәм итте.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

7 нче июнь көнне мәктәп яны лагерендә ял итүче укучылар   Шеңшеңәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Укучылар “Сезнең яраткан гәҗит-журналлар” күргәзмәсе белән таныштылар. Сабантуй журналындагы “Сабантуй әдипләре” сәхифәсендә балалар язучылары Л.Лерон, Э.Шәрифуллиналарның биографиясе белән таныштылар. Китапханәдә бу язучыларның китапларын  эзләп табып, туганлык, татулык, әдәплелек кебек сыйфатларны яктырткан хикәя-шигырьләрен кычкырып укыдылар, “Әдәп төбе – матур гадәт” әңгәмәсендә дә бик теләп катнаштылар.

6 июнь көнне Яңгул китапханәчеләре ,Яңгул гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” җәйге лагерында  ял итүче балаларга “Белем  көн дә кирәк”дигән баш астында  яңа китапларга обзор үткәрделәр, шулай ук табышмаклар әйтешү уены оештырдылар.

Район клублар челтәрендэ автоклублар актив эшләп килә. 2 июнь көнне алар Сосна Пүчинкәсе авылында Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан “Кече авыллар көне”  үткәрде. Бәйрәм кичке сәгать биштә әрәпә җыю белән башланып , күңел ачу, концерт, уеннар  программасы белән дәвам итте.  Әлеге бәйрәмне оештыруда Камил Заһидуллинның да бик күп көче керде. Шулай ук бәйрәмне оештыруда катнашкан иганәчеләргә  зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Куныр авылында дәүләт программасына эшләнгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды

Балтач Сабан туе – 2016 бәйрәмендә бәйгеләрдә җиңүчеләр:

Туры баганага менү буенча:

-Альберт Каюмов (Балтач);

-Азат Каюмов (Балтач);

-Рәмзил Гарипов (Пыжмара);

-Рушат Закиров (Шубан).

Авыш баганага менү:

-Фәнзил Хәкимов (Кариле);

-Фәнис Насыйбуллин (Алан);

-Азат Әухәдиев (Балтач);

-Рафил Әүхәдиев (Балтач).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International