ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

Сезне шушы бәйрәм көннәрендә хезмәттә зур уӊышка ирешүебез белән чын күӊелдән тәбрик итәм. Районыбыз тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт савып алынды

Салавыч авыл җирлеге өчен 12 июнь көне икеләтә истәлекле булды. Бер яктан бу дата илкүләмендә «Россия көне» буларак зур әһәмияткә ия булса, икенче яктан Иске Салавыч авылында яңа күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды. 

11 нче июнь көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә яшьләр өчен 12 нче июнь – Россия көне уңаеннан “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” – әңгәмә оештырылды. Яшьләр рус язучыларының яшьләр өчен язылган китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Рус телендә иҗат итүче Рөстәм Кутуйның 80 еллыгы уңаеннан Республика яшьләр китапханәсе тарафыннан үткәрелгән “Я полон стихами, я радуюсь жизни” конкурсында актив катнашканы өчен студент Шарифуллин Наил грамота белән бүләкләнде.


13
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Мәктәп яны лагерындә ял итүче укучылар   Шубан авыл китапханәсенә юлларын өзмиләр. Көн аралаш килеп китаплар укыйлар. Үзләре укыган китапның кыскача эчтәлеген башка  укучыларга да җиткерәләр.


11
июнь, 2016 ел
шимбә

Р.Кутуйның  тууына 80 яшь булу уңаеннан “Я полон стихами,я радуюсь свету” дигән Республика конкурсы үтте. Әлеге конкурста Пыжмара авыл китапханәсеннән 9 сыйныф укучысы Латыйпов Булат катнашты. Ул “актив катнашучы” дипломына лаек булды. Котлыйбыз!

  11 июнь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән Россия көне уңаеннан  “Бер тамырдан, уртак язмыштан без...” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында  “Природа России” дигән кино карадык, туган илебез белән  зур горурлану хисе кичердек.

          2016 елның 10 июнендә Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр  тернәкләнү узучы  мөмкинлекләре чикле кешеләр, пенсионерлар өчен халкыбызның милли “Сабан туе”бәйрәмен уздырдылар.


10
июнь, 2016 ел
җомга

Бүген – 10 июнь көнне районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре мул табыннар артында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. 

Район социаль яклау хезмәте берничә тармакны – халыкны социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәгенең 13 нче филиалы, “Наз” үзәгенә караган өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү, бала һәм гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү, тернәкләндерү бүлекчәләрен берләштерә.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

9 июнь көнне Борнак авыл китапханәсендә  "Чын дус буламы?!" исемле әңгәмә 3-5 сыйныф укучылары катнашында үткәрелде.Дусны ничек табарга һәм аны ничек сакларга,дуслыкның нинди тирән мәгънәгә ия булуы,чын дус булу өчен үз-үзеңне ничек тәрбияләргә өйрәтү  максатыннан укучылар белән фикер алышынды.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 ел - Татарстанда су саклау зоналары елы буларак,  Куныр № 12 филиал китапханәсе, Куныр авылы “Карлыгач” балалар бакчасы белән берлектә, 3-7 яшькәчә балалар белән “Үткәнгә сәяхәт” дигән экскурсия ясады. Балалар Каратау елгасына барып ял итте, күңелле уеннар уйнадылар, елганың барлыкка килү тарихын тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International