8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне
Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Сезне чын күңелемнән бәйрәмегез белән кайнар котлыйм.
Хезмәтегезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен ни дәрәҗәдә кирәклеген халыкка аңлатып торасы юк. Юкка гына сезне “күңел яраларын дәвалаучылар” дип атамыйлардыр. Киң күңелле, игътибарлы булуыгыз, кеше хәленә керә белүегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗлар кыенлыкларны җиңеп чыга һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяна. Ярдәмчел, тырыш булганыгыз өчен олы рәхмәтләремне белдерәм, һәрбарчагызга озын гомер, бәхет, сәламәтлек, уңышлар телим.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин