ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Мамадыш районында “Мәктәпләрдә мини футбол” проекты кысаларында узган республика ярышында Салавыч күппрофильле лицее укучылары командасы 4нче урынга лаек булды. 

Укучыларыбызны һәм аларны зур тырышлык белән әзерләүче укытучыларыбыз – Әминов Рамил Шамил улын һәм Латипов Рәсим Кадим улын зур җиңүләре белән котлыйбыз! алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Укытучыларның кышкы спартакиадасы кысаларында муниципаль этапта узучы ярышлар: 

30 гыйнвар – “Хыял”, Норма спорткомплексында, Урта-Көшкәт, Чепья мәктәпләре спортзалларында волейбол буенча зона ярышлары.

31 гыйнвар – чаңгы һәм шорт-трек ярышлары.

1 февраль – өстәл теннисы, турникта тартылу, отжимание, канат тарту, волейбол ярышларының финал этабы. 

Ә 18 февральдә районыбыз укытучылары Актанышта узачак мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм спартакиадасында көч сынашачаклар.

Балтач гимназиясенең укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән танышу максатыннан экскурсияләр оештырылып кына тора. Алар берничә көн элек гимназиянең "Форпост" оешмасы әгъзалары белән берлектә район эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булып, полиция хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштылар. Бик күпләргә сер булып тоелган ишекләр артында кемнәр эшләвен, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен күреп белделәр.

"ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА, БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе дәвам итә.

1 февраль көнне Куныр авыл җирлеге Чепьяда Яңа ел бәйрәме уза торган үзәк мәйданда ярминкә оештыра. Иртәнге сәгать 8.00дә ул халыкка хезмәт күрсәтә башлый.

Тырышалар инде безнең кул көрәшен алып баручы тренерларыбыз. Иганәчеләрне эзләп, хәтта республика, Россиякүләм ярышларга да чыгып китәләр. Чираттагы ярышларыбыз да тренерларыбыз призларына Яңгул авылы җирлегендә узды.

“Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчесе Мәгьсүм Равилович безнең мөрәҗәгатькә каршы килмәде, зур рәхмәт аңа. Аның ярдәме белән барлык спортчылар, килгән кунаклар тәмле ашлар белән сыйландылар. Ярышлар да бар шартларга китереп оештырылган иде. Тантаналы ачылышы да, ябылуы да булды.

30 гыйнвар көнне Балтач гимназиясендә белем алучы 15 укучыга тантаналы төстә "Форпост" таныклыгы тапшырылды. 

"Форпост" оешмасына кабул ителү һәм аның таныклыгын алу укучылар өчен зур дәрәҗә. 

Балтач студентлары өчен Казанның "Театро" төнге клубында 26 гыйнвар көнне узган. Әлеге чарада башкаланың югары уку йортларында белем алучы иң актив, сәләтле студентлары - фән ягыннан югары уңышларга ирешкәне өчен Алмаз Фердинант улы Гыйлемҗанов, сәнгать ягыннан - Гөлинә Рафаэль кызы Шәйхетдинова, спорт буенча - Рәйхан Рамил улы Нигъмәтҗанов район башкарма комитетының "Рәхмәт хатлары"на лаек булды. 

Балтач яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына волейбол буенча ярышларның чираттагысы “Балтач”унивесаль спорт залында 1999-2000 елгы укучылар арасында узды.

Ярышларда 6 мәктәптән 9 команда үзара көч сынашып, егетләр һәм кызлар арасында иң көчле командаларны ачыкладылар.

28 гыйнвар шимбә көнне район мәдәният үзәгендә "Кино елы" уңаеннан "Бамбарбия Киргуду " дип исемләнгән КВН-конкурс булып узды . Конкурста Норма, Субаш, Бөрбаш, Пыжмара җирлекләренең актив яшьләре көч сынашты. Һәр команда да бик нык әзерләнгән, тик Норма җирлегенең "Норма'льная" командасының чыгышлары нигезләмә таләпләренә күбрәк туры килү сәбәпле беренчелекне яулады!

26 гыйнвар көнне Кече Лызи мәдәният йортында удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз арасында уза торган "Шулдыр жыт" ("Веселый вечер") дип исемләнгән районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесенң беренче туры булып узды. Конкурста Кече Лызи мәдәният йорты директоры Ринат Кәлимуллин һәм сәнгать җитәкчесе Галина Петрова җитәкчелегендәге иҗат коллективлары матур чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International