ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балтачта балалар катнашында үткән концертларны яисә төрле тематик чараларны тамаша кылганда еш кына бер үк фикерне ишетергә туры килә.

Янәсе, Балтач бистәсе балалары өчен мөмкинлекләр зур, ә авыл баласы өчен сәнгать мәктәбе булмау талантларны үстерергә аяк чала. Беренче карашка шулай. Авыл баласы җырларга яки биергә, я булмаса театр сәнгатенә, нәфис сүз осталыгына өйрәнәм дип кенә ничә чакрым юл үтеп, көндәлек Балтачка йөри алмый. Нигездә, алар мәктәп базасында булган түгәрәкләргә риза булып, шунда гына шөгыльләнә. Тик... Бик сәләтлеләргә, бәлки бу очракта бик үҗәтлерәкләргә дип әйтү дөрес булыр, авыл җирлегендә сәнгать мәктәбе булмау киртә түгел. Күңел биргәннәр үз теләгәненә барыбер ирешә... үзлегеннән булса да.

Егерменче май көнне без сыйныф белән Казанга бардык. Анда "Мавыктыргыч фән һәм техника йорты"на кердек.

Бу бинадагы төрле экспонатлар белән таныштык, самолётларны, көзгеле бүлмәне күрдек. Экскурсия җитәкчесе безгә бөтен төр мәгълүматны да яхшылап аңлатты. Шулай ук безгә биредә шоу оештырдылар.

 

Балтачыбызга кире кайтканда төрле җырлар җырлап, рәхәтләнеп күңел ачтык. Әлеге сәяхәттән без бик күп әйбер белдек һәм ул безгә бик ошады.


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

18 май-Халыкара музейлар көне уңаеннан Борнак авыл китапханәсенең уку залында  оештырылган  “Туган  як  тарихы” музее  белән  кызыксынучылар  өчен “Музейда сәяхәт” исемле экскурсия үткәрелде.Музей белән кызыксынучы балалар,яшьләр,зурлар үткән тарих белән,экспонатлар белән бик кызыксындылар.Башка җирләрдән дә музей белән кызыксынып карап китүчеләр бик күп булды.Музейга  быел 22 ел тулды,410 экспонат тупланды. “Музей тарих,ә тарих-мәңгелек” икәнлеген онытмасак  иде.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Чепья авыл китапханәчесе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен табигатебезне пычратуга алып баручы сәбәпләрне ачыклау һәм киләчәктә бу хаталарны  булдырмау   максатыннан видеоязма күрсәтте.  Видеоязма карап фикерләр алышканнан соң  ял итүчеләр  табигатьнең ел фасылларына , үсемлекләренә, табигать күренешләренә багышланган  табышмакларга   җаваплар эзләделәр.

Сәрдек авыл клубында 19 май көнне "Тату гаилә - ил терәге" дигән күңелле стартлар оештырылды. Анда 4 гаилә һәм теләге булган барлык балалар катнашты. Саф һавада оештырылган бу чара аларга бик ошады,,киләчәктә күбрәк гаиләләрне җәлеп итеп оештырырга планлаштырабыз.

22
май, 2017 ел
дүшәмбе
21 май көнне Кенәбаш авыл клубында игенчеләр хөрмәтенә "Моңнар кайта авылга" дип исемләнгән концерт булып узды.

19
май, 2017 ел
җомга

   Бөрбаш авылында яшәүче Хәйруллина Сания Зәки кызына 19 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева,

Моннан күп еллар элек, барлык хезмәт кул көче белән башкарылган чорларда терлекчелек тармагында эшләгән абый-апалар җыелып күмәк хуҗалыкның олы хезмәте белән төзелгән мега-фермага сәяхәт кылдылар. Шул елларда эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы терлекчеләр теләген  Фатыйхов С.И.  җәмгыять директоры И.М.Шакировка җиткерә, ә Илһам Мансурович бу фикерне күтәреп алып, үз чиратында өлкәннәрне кунак итеп җибәрергә дә мөмкинлекләр тудыра. Өлкәннәрне алып менәргә автобусын да, машинасын да куя. Фермада эшләүче  белгечләр, кызлар абый-апаларга экскурсия оештырып, чәй табыны артында истәлекләр белән уртаклашу мизгелләре дә тудыралар. Киләсе елга 90 яшен тутыручы, 65 ел терлекчелек фермасында эшләгән, алдынгы  сыер савучы  Габделхәй абый Әхмәдиев аңлап бетерә торган түгел андагыны ди. Тагын бераз эшләр идеңме дигәнгә. Бик тә, бик тә дип үзенең соклануын, туган колхозының шундый югары күтәрелүенә горурлануын белдерә. Шушы көннәрдә Сизнер авылы халкына да мондый сәяхәтне  оештыру планлаштырыла.

Районда язгы чәчүне иң беренчеләрдән булып “Алга” хуҗалыгы тәмамлады. “Труд”та эш бетү алдында.

Башка хуҗалыкларда да сабан культураларын чәчү нигездә төгәлләнде инде, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыгы Мәсхүт Гарипов. – Кереп булмый торган участоклар, берничә хуҗалыкта орлыкка кукуруз чәчеп бетерәсе генә калды. Силоска кукуруз һәм рапс чәчүне төгәллисе бар. “Татарстан” хуҗалыгы инде берничә көн бәрәңге утырта. Тимирязев исемендәге, “Бөрбаш” хуҗалыклары да бу эшкә кереште. Быел бәрәңге утыртучы дүртенче хуҗалык – “Игенче”дә мәйданнар күп түгел, биш гектарда гына. Бүген бөтен игътибар чәчүлекләрне тәрбияләүгә юнәлтелергә тиеш. Тишелгән, тишелмәгән басуларны тырмалау, тамырдан тукландыру, уҗымнарны чүп үләннәргә каршы эшкәртү, күпьеллык үлән басуларының искеләрен яңарту һәм күбрәк мәйданнарда чәчүне дә кичекмәстән башкарырга кирәк.

АДМ комиссия — ул кечкенә суд утырышы, дип башлый сүзен һәр комиссия утырышы саен Рамил Илдусович. Дөрес, комиссия каршына килүчеләрнең әлеге сүзләрне кабул итүләре дә төрлечә.

Кемдер, инде беркетмә төзелүнең икенче көнендә үк тирә-юнен тәртипләп куеп, әлеге комиссия алдына «коелып төшкән» хәлдә керә. Ләкин андыйларга карата без дә таләпчәнлекне арттырмыйбыз. Чөнки ялгыш кына «эләгүчеләр» булуын, гомер буе капка-төпләрендә башка берәү ташлап киткән конфет кәгазен дә җыештырып алуларын яхшы аңлыйбыз. Ләкин әле үзе тирә-юнен пычратудан тыш, кешенекенә төртеп күрсәтергә яратучылар да бар бит. Менә андыйларга карата штрафсыз берничек тә мөмкин түгел. Комиссия утырышының чираттагысында биш эш каралып, аларның барысына да кисәтү бирелде. Чөнки һәркайсы кимчелекне юк иткән. Андый кешеләр күбрәк булсын иде диясем килә. Дүрт аяклы ат та абынган кебек, әлеге кешеләрнең дә административ хокук бозулары беренчесе һәм соңгысы булыр. Койма эче сезнеке, ә урам як дәүләтнеке, дигән комиссия әгъзаларының сүзләрен алар әле озак исләрендә тотып эш алып барырлар дип ышанып калам.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International