Районда язгы чәчүне иң беренчеләрдән булып “Алга” хуҗалыгы тәмамлады. “Труд”та эш бетү алдында.
Башка хуҗалыкларда да сабан культураларын чәчү нигездә төгәлләнде инде, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыгы Мәсхүт Гарипов. – Кереп булмый торган участоклар, берничә хуҗалыкта орлыкка кукуруз чәчеп бетерәсе генә калды. Силоска кукуруз һәм рапс чәчүне төгәллисе бар. “Татарстан” хуҗалыгы инде берничә көн бәрәңге утырта. Тимирязев исемендәге, “Бөрбаш” хуҗалыклары да бу эшкә кереште. Быел бәрәңге утыртучы дүртенче хуҗалык – “Игенче”дә мәйданнар күп түгел, биш гектарда гына. Бүген бөтен игътибар чәчүлекләрне тәрбияләүгә юнәлтелергә тиеш. Тишелгән, тишелмәгән басуларны тырмалау, тамырдан тукландыру, уҗымнарны чүп үләннәргә каршы эшкәртү, күпьеллык үлән басуларының искеләрен яңарту һәм күбрәк мәйданнарда чәчүне дә кичекмәстән башкарырга кирәк.
.jpg)