Хәйруллина Сания Зәки кызына 19 май көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 19 мае, җомга

   Бөрбаш авылында яшәүче Хәйруллина Сания Зәки кызына 19 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гатаулиналар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

  Сания апа озак еллар укытучы булып эшләгән. Бүгенге көндә Фәнис улының гаиләсендә матур гомер кичерә.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International