Районыбызда 15 майдан 5 июньгә кадәр «Игътибар, балалар» айлыгы игълан ителде.
Агымдагы елның 4 аенда Республика юлларында балалар катнашы белән 141 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларда 2 баланың гомере өзелде, 146 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Шушы аварияләрнең 75 җәяүле балалар белән булса, 61 авария балалар пассажир булган очракта.
Бүгенге көндә бистәбезнең 3нче номерлы балалар бакчасы танымаслык булып үзгәрде һәм бу бик күңелле хәл.
Чөнки әлеге тәрбия учагы моннан 40 ел элек төзелгән булган һәм әлегәчә биредә мондый төр төзекләндерүләр башкарылмаган.
Балалар бакчасының үзе һәм андагы үзгәрешләр белән мөдир Гөлфәмә Фаильовна таныштырып йөри. Группалар җылы, якты, күзләргә рәхәтлек бирә торган нинди генә төсләр кулланылмаган төркемнәрне бизәгән вакытта, ә иң мөһиме балалар өчен бөтен шартлар тудырылган. Алар мәш килеп яңартылган почмаклардан файдаланып, җылытылган идәннәрдә рәхәтләнеп уйныйлар. Эх... бер генә кайтасы иде дә балачакка, йөрисе иде шушындый бакчада. Монда бит бөтен нәрсә заманчалаштырылып, балалар өчен дип эшләнгән.
Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрнен җыеп һәм саклап, музейлар зур фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара.
Без исә районыбыз горурлыгы булган Чепьядагы “Халыклар дуслыгы”, Карадугандагы “Себер тракты-Муса Җәлил”, Шодадагы “Мирхәйдәр Фәйзи” музейлары хезмәткәрләрен, мәктәптәге музей кабинетлары, авыл китапханәләрендә музей почмаклары җитәкчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Барчасына да сәламәтлек һәм иминлек, бетмәс иҗат дәрте телибез.
Ихтирам белән “Хезмәт”леләр
Бөрбаш китапханә филиалында 5 сыйныф укучылары "Буккроссинг нәрсә ул?"дигән сорауга җавап таптылар.
18 май көнне Субаш авыл китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләр төркемендәге балалар белән “ Әбиемнең әкиятләре” дигән яңа кайткан китапларга күзәтү ясалды.
15 май көнне Борнак авыл китапханәсендә “Гаилә белән укыйбыз исемле әңгәмә 4-6 сыйныф укучылары белән үткәрелде.Халыкара гаилә көненә карата “Гаилә-гомер бишеге” , “Гаилә-матур әдәбияттә” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Чыннан да гаилә белән бергә уку күңелдә рәхәтлек , җылы атмосфера тудыра.Укучылар гаилә белән китап укырга яраталар. Яратып укыган китаплары буенча әңгәмә үткәрелде.
16нче майда ,Гаилә көне уңаеннан,Смәел авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Гаилә ныклыгы- татулыкта "дип исемләнгән кичә уздырдылар.
2017 нче елның 15 маенда районда Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган чара узды. Әлеге чарага 50, 55, 60 ел гомерләрен бергә-бергә иңгә иң терәп яшәгән өлкән парлар чакырулы иде.
Халыкара гаилә көне алдыннан “Наз” үзәге социаль педагоглары Гөлшат Салахова белән Наталья Закирова Балтач бистәсенең 2 нче номерлы балалар бакчасында “Гаилә бик мөһим” дип исемләнгән шөгыль уздырдылар.