Халыкара гаилә көне алдыннан “Наз” үзәге социаль педагоглары Гөлшат Салахова белән Наталья Закирова Балтач бистәсенең 2 нче номерлы балалар бакчасында “Гаилә бик мөһим” дип исемләнгән шөгыль уздырдылар. Алар балалар белән әңгәмә кордылар, гаиләләренең рәсемнәрен ясаттылар. Шөгыль азагында бергәләшеп видеоролик карадылар.