2017 нче елның 15 маенда районда Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган чара узды. Әлеге чарага 50, 55, 60 ел гомерләрен бергә-бергә иңгә иң терәп яшәгән өлкән парлар чакырулы иде. Аларга бик күп җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды, котлаулы җырлар җырланды.
“Волонтер” үзәге активистлары чарада катнашучы юбилярларга үзләренең яхшы теләкләрен җиткерделәр, буклетлар, теләкләр язылган алмалар, үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.