Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрнен җыеп һәм саклап, музейлар зур фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара.
Без исә районыбыз горурлыгы булган Чепьядагы “Халыклар дуслыгы”, Карадугандагы “Себер тракты-Муса Җәлил”, Шодадагы “Мирхәйдәр Фәйзи” музейлары хезмәткәрләрен, мәктәптәге музей кабинетлары, авыл китапханәләрендә музей почмаклары җитәкчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Барчасына да сәламәтлек һәм иминлек, бетмәс иҗат дәрте телибез.
Ихтирам белән “Хезмәт”леләр