Моннан күп еллар элек, барлык хезмәт кул көче белән башкарылган чорларда терлекчелек тармагында эшләгән абый-апалар җыелып күмәк хуҗалыкның олы хезмәте белән төзелгән мега-фермага сәяхәт кылдылар. Шул елларда эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы терлекчеләр теләген Фатыйхов С.И. җәмгыять директоры И.М.Шакировка җиткерә, ә Илһам Мансурович бу фикерне күтәреп алып, үз чиратында өлкәннәрне кунак итеп җибәрергә дә мөмкинлекләр тудыра. Өлкәннәрне алып менәргә автобусын да, машинасын да куя. Фермада эшләүче белгечләр, кызлар абый-апаларга экскурсия оештырып, чәй табыны артында истәлекләр белән уртаклашу мизгелләре дә тудыралар. Киләсе елга 90 яшен тутыручы, 65 ел терлекчелек фермасында эшләгән, алдынгы сыер савучы Габделхәй абый Әхмәдиев аңлап бетерә торган түгел андагыны ди. Тагын бераз эшләр идеңме дигәнгә. Бик тә, бик тә дип үзенең соклануын, туган колхозының шундый югары күтәрелүенә горурлануын белдерә. Шушы көннәрдә Сизнер авылы халкына да мондый сәяхәтне оештыру планлаштырыла.