Нуриев Ришат – «Көндәлек чыгымнарны киметү өчен (ягулык, запас частьлар, хезмәт хакы) көчле егәрлекле техника һәм югары җитештерә торган агрегатлар сатып алырга кирәк. «Джон Дир» – акча эшли торган техника».
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Ришат Нуриев үзенең сүзен – «Көчле егәрлекле техникадан һәм югары җитештерә торган агрегатлардан башка, хәзерге вакытта бизнесны алып барып булмый», дип башлады. Чөнки хуҗалыкларны өстәмә энергия белән тәэмин итү билгеләнгән эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Районның хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре үзләре дә бу аксиоманы яхшы анлыйлар, яңа техникага булган бәя генә чапан итәгеннән тарта шул.
29май көнне Балтач бистәсенең “Сөенеч” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Сагдуллина Г.К, Закирҗанова Л.Р.) Балтач үзәк балалар китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәгә йөрү тәртипләре, балалар журналлары,китапханәбезгә кайткан яңа балалар китаплары белән таныштылар. Россиядә Пушкин көне уңаеннан бөек рус шагыйре, язучысы А.С. Пушкинның балалар иҗатына багышланган“В гости к Пушкину” исемле әдипнең әсәрләре буенча ясалган китап күргәзмәсенә куелган китапларгаәдәби сәяхәт кылып, әкиятләре буенча төзелгән сәяхәт- викторинада көч сынаштылар.
Чепья авыл китапханәчесе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән китапханәчеләр көне уңаеннан "Китап укый алганнарның күңелендә булмый каралык" дип исемләнгән китап сөючеләр көне үткәрде. Укучылар беренче кулъязма китаплары , республикабызның милли китапханәсе һәм Чепья авыл китапханәсенең тарихы, эшчәнлеге белән таныштылар. Авыл китапханәсе фондының кызыклы китапларына күзәтү үткәрелде.
26 май көнне Борнак авыл китапханәсендә “Табигать-иң яхшы даруханә” исемле әңгәмә зурлар өчен үткәрелде.Табигатьнең гүзәллеге,матурлыгы,аның байлыклары турында сөйләнелде.Дару үләннәренең кеше өчен файдасы зур икәнлеге буенча фикер алышынды.
Чепья балалар китапханәсе җәйге каникул айларында үзенең китап укучыларын һәм авылга кайткан кунак кыз-малайларны китапханәгә чакыра. Аларны дистәгә якын журнал, дәрес программасы буенча әдәбият һәм күп сандагы татарча-русча яңа басмалар көтә. Китапханәбез шимбә-ялдан кала һәркөнне эшли. Сезне көтеп калабыз!
Бәйрәмчә киенгән Балтач мәктәбе укучылары бүген иртәдән үк үзәк урам аша үтеп, бик күпләрне яшьлекләренә кайтарды.
Матур гадәт буенча алар иң элек “Батырлар аллеясы”на килеп һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
– Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Тарих онытылырга тиеш түгел, олы тормышка аяк баскан мизгелләрдә без батырлар алдында баш иеп, алардан хәер-фатыйха алабыз, – ди укучылар бертавыштан.
Ак юл сезгә, балалар.Үтәсе юлларыгыз киң һәм якты булсын. Уңышлар сезгә.
52нче мәртәбә үткәрелүче «Дуслык учагы-2017» слет-фестивале Балтачта узды.
Дуслык, милләтләр дуслыгы, чиктәш күршеләр дуслыгы... Нәкъ тә менә шушы сәбәпләр аркасында 23 май көнне районыбыз балалар тавышыннан шаулап-гөрләп торды. 52нче мәртәбә үткәрелүче «Дуслык учагы-2017» слет-фестивалендә ак, зәңгәр, кызыл төсләр өстенлек итсә дә, һәркем әлеге төсләр бергә кушылгач өзелмәслек дуслык җепләре барлыкка килүен яхшы аңлый иде. Ярты гасыр чиген үтеп киткән, өч республиканы бердәм иткән әлеге чара үз тарихында беренче тапкыр өч район башлыгы катнашында узды. Катнашучылар арасында шулай ук Мари Иле Республикасы Мари-төрек районы, Киров өлкәсе Малмыж районы, Татарстан Республикасы Балтач районы укучылары, өлкәннәр, ТРның Мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә бар иде. Алар һәркайсы балалар күңеленнән ташып торган бәйрәм рухын эләктереп алып, үзләре дә балалар белән рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, шагом марш атлады.