Әти-әниләргә балалары лагерьга алырга кирәкле әйберләр исемлеген төзергә киңәш ителә.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте балаларын ялга җибәрүче әти-әниләргә киңәш-тәкъдимнәрен әзерләде, диелгән идарә тармагы сайтында. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Әти-әниләр балалары лагерьга алачак әйберләр исемлеген төзергә, шул ук вакытта кием-салым смена буена җитәрлек булырга тиеш. Лагерьга алып бару өчен балаларга кыйммәтле техника бирергә кирәкми. Ата-аналар балаларына андагы күмәк тормыш кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Балаларның гади гигиена кагыйдәләрен сакларга: юынырга, тешләрен чистартырга, душта юынырга һәм бәдрәфтән соң кулларын юарга онытмаска кирәклеген искәртү мөһим. Кирәгенчә ислемай һәм бөҗәкләрдән саклану чарасы кулланырга кирәк, артык куллану аллергия бирергә мөмкин.
Китапханәгә китап укучыларны күбрәк җәлеп итү максатыннан китапханәчеләр төрле эш алымнары кулланалар.Шул исәптән Чепья авыл китапханәсе дә "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәсендә дәваланучы яшьләр белән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерде.
7 июнь көнне Куныр филиал № 12 китапханәсе, Куныр урта мәктәбенең “Кояшкай” лагеренә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары белән, “Авылым тарихы” дип исемләнгән викторина уздырды. Укучылар авыл тарихы белән бәйле истәлекләр белән танышты, викторина сорауларына җаваплар эзләде.
05.06.2017 ел көнне сәгать 13.00 дән 14.00 гә кадәр Пыжмара авыл җирлегендә Балтач районы прокуроры Айрат Шәкертзянович Низамиев гражданнар кабул итте. Очрашуда, танышу максатыннан, оешма җитәкчеләре, ветераннар Советы рәисе Абдуллин Ф.А., социаль хезмәткәр Гарифуллина Г.М. лар да катнашты. Шәхси сораулары булган гражданнарның һәрберсе белән аерым сөйләшү булды.
5 нче июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә көне уңаеннан Алан китапханәсендә "Тирә-ягыбыз чистамы" дигән темага акция уздырылды.
7 июнь көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе Россиядә һәм Татарстанда Экология елы уңаеннан «Балтач» ял паркында «Табигатькә итмик хилафлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Китап сөючеләрне җәй дәвамында, һәр чәршәмбе 14.00-16.00 сәгатьтә «Балтач» ял паркында көтеп калабыз. Рәхим итегез!
Үзарасалым – авыл халкының авырткан җире. Бу сүзне ишетүгә күпләрдә каршылыклы фикерләр куера башлый. Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әзергә бәзер булып яшәүгә өйрәнеп беттек. “Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен”, “Фәлән районда фәлән генә сум, бездә нигә шулай?” ише сорауларны еш ишетергә туры килә.
Авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасына шактый күләмле эшләр башкару нәтиҗәсендә авылларның төзеклеге тәэмин ителә башлады. Беренче чиратта урам юллары һәм күперләр төзекләндерелде, чишмә-коелар яңартылды, зиратлар, аларның капка-коймалары, һәйкәлләр тәртипкә китерелде. Халыкның бердәмлеге – күз алдында.
7 июнь көнне Балтач мәдәният үзәгендә «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйге оештырылды.
6 июнь көнне Борнак авыл китапханәсендә 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көненә карата “Бәхетле балачак илендә” исемле кичә үткәрелде.Кичәдә балачак,җәй турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырланды.Елның кайсы гына вакыты булмасын балачак иле шаулап-гөрләп торсын!