Паспорт тапшыру тантанасы

2017 елның 2 июне, җомга
26 май көнне районның ГХАТ (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре Карадуганда урнашкан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда 14 яше тулган укучыларга паспорт тапшыру тантанасы оештырдылар. Паспортны укучыларга тантаналы төстә район миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды. Бу чарада шулай ук район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм музей хезмәткәрләре дә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International