Авыл хуҗалыгы техникалары яңара

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Нуриев Ришат – «Көндәлек чыгымнарны киметү өчен (ягулык, запас частьлар, хезмәт хакы) көчле егәрлекле техника һәм югары җитештерә торган агрегатлар сатып алырга кирәк. «Джон Дир» – акча эшли торган техника». 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Ришат Нуриев үзенең сүзен – «Көчле егәрлекле техникадан һәм югары җитештерә торган агрегатлардан башка, хәзерге вакытта бизнесны алып барып булмый», дип башлады. Чөнки хуҗалыкларны өстәмә энергия белән тәэмин итү билгеләнгән эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Районның хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре үзләре дә бу аксиоманы яхшы анлыйлар, яңа техникага булган бәя генә чапан итәгеннән тарта шул. 


Балтач районында бүгенге көндә 100 га мәйданга чәчә торган 201 егәрлекле ат көче туры килә, ә республикада бу сан уртача – 158, чит илләрдә ул сан 350дән артып китә. Шуның бер егәрлекле ат көчен киметмәү өчен дә бик зур тырышлык һәм ел әйләнәсе машина трактор паркын янартып бару сорала. 

Әйдәп баручы хуҗалыкларга күз салсак, «Татарстан» – 225, «Дуслык» – 217, «Кама» - 210, Тимирязев исемендәге хуҗалык – 208, «Кызыл юл» – 206 егәрле ат көче туры килә. Шулай ук бу хуҗалыкларда физик берәмлеккә караганда, эталон берәмлек күбрәк тәшкил итә. 
Озак еллар кулланылышта булган техника күп чыгымнар сорый башлый. Иң кызганычы – хуҗалыклар арасында анализ ясасак, ел буена запчастька киткән чыгым яңа алган техникага караганда, берничә мәртәбә артып киткәннәре дә бар. Техниканың куллану вакыты срогыннан үтеп китсә, аңа күбрәк чыгым кирәк була.

  
Шушы авырлыкларга карамастан, шөкер, күмәк хуҗалыкларыбыз техника паркын яңа төр машиналар белән тулыландыру өчен төрле мөмкинлекләр әзлиләр, табалар. Агымдагы елда хуҗалыкларга 74 миллионлык өр-яңа төр техника һәм агрегатлар кайтарылды: «Смәил» хуҗалагы (рәсемдә) чит илдә җыелган терлек азыгы әзерли торган «Джон Дир» комбайны, «Татарстан» хуҗалыгы үзйөрешле «Магдон» чапкычы, «Игенче» хуҗалыгы К-744 Р1 тракторы һәм «Амазония» чәчү комплексы, «Кызыл юл» – «Полесье КВК-800» комбайны, «Борнак» үзйөрешле «КСУ-7» чапкычы. 

Игеннәр өлгергәнче алдан аяк киенеп, «Якты юл» һәм «Яңа тормыш» хуҗалыклары «Акрос – 550» маркалы комбайннар сатып алдылар. Шулай ук, киләсе айга кайтартырга дип, биш хуҗалык «Акрос – 550» маркалы комбайнга килешү төзеделәр. 
«Акчаны кызгансак та, алырга булдык, чөнки азыкны әзерләгәндә сыйфатка зур игътибар бирелә, бу агрегат, мәсәлән кукуруз орлыкларын да сыттырып чыгара, димәк, базда сыйфатлы азык булачак», - ди «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе Фердинанд Хәйруллин. 
Дөрестән дә, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя елына тиенләп артса, шуны җитештерергә дип чыгарылган техника бәясе елына икеләтә арта. Бу очракта авыл хуҗалыгы техникасын бик чамалап, иң кирәклесен генә алырсың да.

  
Зур ярдәмне дәүләт программалары алып тора: 
1. «40*60» республика программасы – алынган техниканың 40% бәясен кире кайтара. 
2. №«1432» Рәсәй программасы буенча техниканың бәясе 25%ка киметеп сатыла. 

Ташламалы лизинглар: 
1. АО «Росагролизинг» – еллык бәя артуы – 3,5%. 
2. АО «Татагролизинг» – еллык бәя артуы – 5%. 
Хуҗалыкларда ел дәвамында яңа төр техника кайтару буенча эш алып барылачак, димәк, көчле егәрлекле техника булганда, башкарылган эшнең сыйфаты да әйбәт булачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International