Нөнәгәр авылында яшәүче Маһиәнвәр Шакир кызы Шәфигуллинага 4 февраль көнне 90 яшь тулды.
Бөрбаш авылында яшәүче Шәрифуллин Гайнулла Шәрифулла улына 4 август көнне 90 яшь тулды.
Агымдагы елның 3 нче августында районыбызда гына түгел, республиканың башка бик күп районнары халкы да үз итеп өлгергән Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләнү бүлекчәсендә районыбызның хәйриячеләре белән очрашу булып узды.
Бүген - 4 август көнне кече утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советының бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булып узды.
"Сабантуй" паркында буш вакытларны һәм ялларны гаилә белән бергәләп күңелле һәм мәгънәле итеп үткәрү өчен төрледән-төрле мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, шуның берсе - биредә урнашкан автокинотеатр хезмәте. Ул җәйге чорда райондашларыбыз игътибарына чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә, кичке сәгатьләрдә халыкка бушлай фильмнар күрсәтүен дәвам итә.
Районыбызның барлык хәрби һава көчләрендә хезмәт иткән ир-егетләрен 12 август – шимбә көнне, сәгать 10.00да Ватан сакчылары һәйкәленә бәйрәм уңаеннан үткәреләчәк тантаналы чарага чакырып калабыз. Быел хәрби һава көчләре хезмәтенең 105 еллыгы билгеләп үтелә.
3 август көнне районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте вәкилләре Изге Болгар шәһәренә экскурсиягә барып кайтты
Мәгълүм булганча, 2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Әлеге дөньякүләм әһәмиятле зур вакыйга кысаларында, иртәгә - 5 август көнне Балтачыбызга Россиянең төрле регионнарыннан һәм чит төбәкләрдән 3 зур автобус белән 130лап делегат килү көтелә.